Очрашу

0
9 november 2017
37 plays

Need software update Чтобы прослушать подкаст, необходимо обновить либо браузер, либо Flash-плейер.
Share
Width

Ике айга сузылган татар теленә каршы көрәшкә, бәлки, нокта куелыр. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында дәүләт телләре һәм Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләре турындагы мәсьәлә буенча фикер алыштылар.

5 ноябрьдә Глазов шәһәре татар иҗтимагый үзәген озак еллар җитәкләгән милләттәшебез Гамбар Рифкат улы Есинеевны мәңгелеккә озаттылар.

Удмуртиядә татар телендә чираттагы китап дөнья күрде. «Бердәмлекне җилкән итеп» - дип аталган китап Удмуртиядә чыгып килүче татар басмасы «Яңарыш» газетасының 25 еллыгына багышланган.

Иман татар яшьләре берлеге быел тугызынчы тапкыр чәкчәк бәйрәме уздырды. Анда татлы ризыгыбызны пешерүчеләр гаиләләре белән катнашты.

Comments